Әлмәт районында күчмә медицина хезмәткәрләре бригадасы эшли
Сәламәтлек сагында1111

Әлмәт районында күчмә медицина хезмәткәрләре бригадасы эшли

Әлмәт муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе, Әлмәт медицина профилактика үзәге һәм Әлмәт үзәк район хастаханәсенең уртак эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе – медицина хезмәткәрләреннән торган күчмә бригаданың район торакт пунктларына йөрүе.

Әлеге юнәлештә эшләү, шәһәр хастаханәсенә йөрү мөмкинлеге булмаган, авыл халкы өчен бик уңайлы. Фельдер-акушерлык пунктларында педиатр, хирург, ЛОР, гинеколог һәм башка белгечләр кабул итә. Табиблар килүе турында авыл халкына алдан хәбәр итәләр.

16 август көнне әлеге бригада Миңлебай авылында була.

 

Фото:https://pixabay.com