Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Иммунитетны ничек ныгытырга?

Кышка кергәндә, каты салкыннар башлану белән йөткерә-төчкерә башлаганчы, иммунитетны ныгыту ягын карагыз. Ныклы иммунитет – үпкәгә салкын тиюләрдән, томау төшүдән, ютәлдән саклар.

Ике зуррак лимоннарны алып согын сыгабыз. Шул ук күләмдә бал кушып, әкрен утта җылытып алабыз. Катнашманы берәр атна дәвамында, иртәләрен эчегез. 1 стакан бал, 50 гр имбирь тамыры, 1 лимон алабыз. Лимонны кабыгы белән бергә угыч аша чыгарабыз, төшләрен алып атабыз. Имбирьне әрчеп, вак итеп турыйбыз. Банкага салып, өстенә бал агызып әйбәтләп болгатабыз. Ике ай дәвамында, караңгы, салкын урында төнәтәбез. Көненә 3 тапкыр, бер аш кашыгы күләмендә эчәбез. Ике аш кашыгы прополисны 250 мл аракыда 10 тәүлек тирәсе төнәтәбез. Әзер булгач сөзәбез. Олылар көненә ике тапкыр бер бал кашыгы күләмендә эчәргә тиеш. Тәмгә бик тәмсез, әче ул. Шуңа балаларга бер стакан сөткә 3-4 тамчы тамызып бирегез. Бу дару иммунтетны ныгытып кына калмый, авыру башлангач та килешә. Авырырга маташучы кеше башында ук шушы төнәтмәне эчсә, көн-көн ярымда салкын тиюнең эзе дә калмас. Алоэ согын һәм сыек бал алабыз. Күләмнәре 1:1 булырга тиеш. Әйбәтләп болгатып ашаганнан соң көненә өч тапкыр, бер бал кашыгы эчәбез. Бер лимон һәм бер баш сарымсакны угыч аша чыгарабыз. Суга салып 3-4 көн караңгы урында төнәтәбез. Иммунитетны ныгыту өчен бер ай дәвамында 1 аш кашыгы эчәргә кирәк. Сарымсакны угыч аша чыгарып, 1:1 күләмендә бал белән болгатабыз. Ашар алдыннан көненә өч тапкыр, бер бал кашыгы эчәбез. Артыннан су эчеп куегыз.

 

Фото: https://pixabay.com

http://zamansulyshy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса