Әлмәттә сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр өчен викторина узды
Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәләр.
Язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез бәйрәме бу.
Физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Халыкара инвалидлар көне белән бәйле рәвештә декабрь аеның беренче ункөнлеген инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Бу уңайдан шәһәрдә һәм районда төрле чаралар уза.
"Ветеран" үзәгендә бу вакыйга уңаеннан баш мие штурмы оештырылды. Бәйрәм кысаларында «Без барысын да булдырабыз» интеллектуаль викторинасы үтте. Үзәктә социаль хезмәтләр алучылар ике командага бүленеп, уенга актив кушылдылар. Алар башваткычларны чишүдә, шулай ук әдәбият һәм кулинария өлкәсендә эрудицияләре буен-ча үзара көч сынаштылар. Биремнәр бик зәвыклы итеп төзелгән иде. Шуңа күрә дә чара гаҗәеп күңелле һәм дустанә атмосферада узды. Викторина барысында да яхшы кәеф тудырды, җылы истәлекләр калдырды. Катнашучылар мондый интеллектуаль викто-риналарны мөмкин кадәр ешрак кабатласыннар иде дигән теләкләрен дә белдерделәр.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia