Әлмәттә СПИДка каршы көрәш дәвам итә
Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Әлеге көн ел да аерым бер темага багышлана, быелгысыныкы – авырлыкларны җиңеп, СПИДка җавап чараларын трансформалаштырып дип атала.
Әлеге девиз дөнья масштабында куя торган бурычлар исемлеген тулыландыра. Әлмәт җирлегендә дә бу көнне профилактик чаралар үткәрелде. ВИЧ-инфекция таралуны кисәтүнең өстенлекле юнәлеше булып гражданнарга авыру йоктыру куркынычлары турында мәгълүмат бирелде һәм ВИЧ-инфекцияне ирекле тикшерү оештырылды. Профилактик чаралар мәктәпләрдә, югары уку йортларында, яшүсмерләр клубларында үткәрелде. Яшь-ләр белән очрашуларда СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы табиблары чыгыш ясадылар. Белгечләр ВИЧ-инфекциянең төп аспектлары, йоктыру юллары, саклану ысуллары һәм үз сәламәтлегеңә җаваплы мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Укучылар үзләрен борчыган сораулар һәм квалификацияле җаваплар алдылар.
Шуны белеп тору зарур - ВИЧ-статусыңны белүнең бердәнбер юлы – тест үтү. Моның өчен кан бирергә кирәк. Аны теләсә кайсы поликлиникада, СПИД үзәгендә, медицина учреждениесендә үтәргә була. Әлмәт үзәк район хастаханәсендә дә бу процедураны эшләргә мөмкин. Түбән Мактамадагы СПИД үзәге филиалына барып та кан тапшырырга мөмкин. Бу хакта беркем дә белмәячәк, ул аноним эшләнә.
Шәһәрнең эре сәүдә үзәгендә экспресс-тестлаштыруның мобиль пункты җәелдерелде. Бу инициатива шәһәр халкына көндәлек шартларда тикшерү узарга уңайлы мөмкинлек бирде. СПИД үзәге филиалы белгечләре җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең медицина хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торып, халыкка комплекслы тикшерү уздырдылар. ВИЧ-инфекциягә экспресс-тесттан тыш, теләгән һәркем кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен тикшертә алды.
ВИЧ — грипп вирусыннан 200 тапкырга катлаулырак һәм нык үзгәрүчән. Хәзергә әлеге инфекциядән саклануның бердәнбер һәм дөрес юлы — вирусның таралу юлларын белү һәм кешеләрнең тәртипле җенси тормыш алып барулары. ВИЧ-инфекциянең кеше тормышы өчен шулкадәр куркыныч һәм аны йоктыру өчен бер ялгыш адым да җитүен бала кечкенәдән белеп үсәргә тиеш. Бер-беребезне хөрмәт итеп, сау-сәламәт яшәргә язсын барыбызга да.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia