Әлмәтлеләр бушлай диспансеризация уза ала.
22 ноябрьдә әлмәтлеләр бушлай сәламәтлекләрен тикшерә алачак
22 ноябрьдә 08.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Төзүчеләр проспекты, 30/1 (каб. 129) "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында халык өчен өлкәннәргә диспансеризация оештырылды, анда һәркем үз сәламәтлеген бушлай тикшерә, йогышлы булмаган хроник авырулар барлыкка килү куркынычы факторлары турында белә алачак.
Диспансеризациянең төп максаты-булган авыруларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм дәвалауны вакытында башлау. Шулай ук диспансеризация кысаларында Әлмәт халкы флюорография һәм маммография уза алачак.
Үзеңгез белән паспорт, полис, СНИЛС алырга онытмагыз.