Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Кузайкино авылында участок хастаханәсенә масштаблы капиталь ремонт ясалды

Учреждениенең хезмәт күрсәтү зонасында — радиусы 30 чакрымга кадәр булган территория, анда 2 меңгә якын кеше яши.

1974 елда ук төзелгән поликлиниканы һәм тәүлек буе эшли торган стационарны үз эченә алган медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектының «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында яңартылды. Бу максатларга Россия һәм Татарстан Республикасы бюджетларыннан 20 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде.

Ремонт барышында бинада инженер системалары тулысынча яңартылган: җылылык һәм су белән тәэмин итү алыштырылган, яңа сантехника урнаштырылган, янгын сүндерү системасы һәм сигнализация монтажланган. Шулай ук керү төркеменә ремонт ясалды һәм эчке бүлмәләр яңартылды.

Яңартылган участок хастаханәсе Кузайкино авылында һәм якын-тирәдәге торак пунктларда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын сизелерлек күтәрәчәк. Учреждениенең хезмәт күрсәтү зонасында — радиусы 30 чакрымга кадәр булган территория, анда 2 меңгә якын кеше яши.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса