Көзге депрессиядән ничек котылырга?
Көзен кешеләр бераз төшенкелеккә бирелә. Табигать шартлары да моңа йогынты ясый: көннәр кыскара, һава температурасы түбәнәя, яңгырлар эчне поштыра башлый.
Көзен кешеләр бераз төшенкелеккә бирелә. Табигать шартлары да моңа йогынты ясый: көннәр кыскара, һава температурасы түбәнәя, яңгырлар эчне поштыра башлый. Чыннан да, табигатьтәге үзгәрешләр кешенең эмоциональ халәтенә сизелерлек тәэсир итә. Табиблар көн озынлыгының кыскаруы баш миендә серотонинның кимүенә китерүе турында әйтәләр. Нәтиҗәдә, кешенең активлыгы кими. Шуңа да, депрессияне яктылык терапиясе белән дәвалылыйлар.
Көзге депрессиянең төп сиптомнары түбәндәгедән гыйбарәт:
авыру төнлә йоклап китә алмый, ә көндезләрен йокымсырап йөри,
аппетит бозыла, я киресенчә ашау теләге арта,
күңел төшенкелеге, сәбәпсезгә борчылу, курку брлыкка килә,
кәеф еш үзгәреп тора.
Депрессия алдында үзегезне көчсез дип уйлыйсыз икән, бу очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур. Әгәр дә бу халәт вакытлыча гына, аңардан үз көчегез белән дә чыгарга була, дип саныйсыз икән, чираттагы киңәшләр файдалы булыр:
иң беренче эш итеп ашау рационын җайга салыгыз. Менюга банан, хөрмә, цитруслы җиләк-җимешләр, аксымга бай ризыклар кертергә тырышыгыз. Кәефне күтәрү өчен аз күләмдә шоколад, баллы ризыклар да ашасагыз ярый,
йоклау режимын җайга салу да мөһим. Көндез дә берәр сәгать булса да йоклап алырга тырышыгыз,
мөмкин кадәр актив булырга кирәк. Гимнастика, йога, тренажер залларга, бассейнга барып кайту файдага булачак. Саф һавада булу бик файдалы. Кояшлы көннәрдә урамга, паркларга чыгып керегез,
начар уйлардан, яңалыклардан, зарланучы кешеләрдән ераграк булыгыз. Үзегезне кулга алыгыз, артык борчылмагыз һәм күбрәк елмаегыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia