Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

РФ Мактау грамотасы белән Әлмәт районы Акташ участок хастаханәсе табиб-педиатры бүләкләнде

Эшләү дәверендә үзен педиатриядә тәҗрибәле белгеч буларак танытты.

РФ Мактау грамотасы белән Әлмәт районы Акташ участок хастаханәсе табиб-педиатры бүләкләнде
 

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Рәшид улы Абашев республиканың медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Татарстан республикасы Рәисе Указы белән халык сәламәтлеген саклауга керткән зур өлеше һәм күпьеллык хезмәте өчен Әлмәт үзәк район хастаханәсенең Акташ участок хастаханәсенең участок табиб-педиатры Рабига Сәхап кызы Гафиятуллина Россия сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Гафиятуллина Рабига Сәхап кызы Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң 1981 елда Әлмәт районына эшкә җибәрелә. Әлмәт берләштерелгән балалар хастаханәсе базасында педиатрия буенча интернатура узганнан соң, Рус Акташына эшкә алына, хәзерге вакытта 43 ел дәвамында участковый табиб-педиатр булып эшли.

Эшләү дәверендә үзен педиатриядә тәҗрибәле белгеч буларак танытты. Авыруларны диагностикалау һәм дәвалауның заманча ысулларын куллана. Даими рәвештә квалификациясен күтәрә, профессиональ әдәбият укый, семинарларда һәм конференцияләрдә катнаша.

Актив рәвештә профилактика белән шөгыльләнә: вакцинация үткәрә, ата-аналарга балалар карау һәм авыруларны һәм җәрәхәтләрне профилактикалау буенча консультацияләр бирә. 1 типтагы шикәр диабеты булган балалар өчен даими «сәламәтлек мәктәпләре»н гамәлгә кертте.

Үз эшен ярата, балалар һәм тирә-юньдәгеләр белән уртак тел таба белә. Әдәпле, корректлы һәм коллективта һәм халык арасында хөрмәт казанган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса