Әлмәтлеләр бушлай диспансеризация уза ала
«Госуслуги» яки яшәү урыны буенча поликлиникада язылырга мөмкин.
Әлмәтлеләр бушлай диспансеризация уза ала
«Госуслуги» яки яшәү урыны буенча поликлиникада язылырга мөмкин.
Аны быел 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998, 2001, 2004 һәм 2007 елларда туганнар уза. Моннан тыш, диспансеризацияне 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә узарга мөмкин.
Диспансерлаштыру – авыруларны профилактикалау буенча ел саен үткәрелә торган чара, ул авыруларны иртә ачыклауга юнәлдерелгән.
Диспансеризация нәтиҗәләре буенча, табиб-терапевт сәламәтлек торышы турында бәяләмә төзи һәм пациентның сәламәтлек төркемен билгели. Сәламәтлекнең өч төп төркеме бар. Җитди авырулар ачыкланган очракта, пациент тиешле медицина ярдәме күрсәтү өчен күзәтүгә алына.
Диспансеризация узу өчен «Госуслуги» порталы аша язылырга яки үзең белән паспорт һәм гамәлдәге медицина иминияте полисы алып, теркәлү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia