Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Әлмәттә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгечләре катнашында семинар узды

Семинар кысаларында район үзәк хастаханәләре шартларында күпләп кан югалту һәм беркетмәләрне үтәү, баш мие җәрәхәте вакытында интенсив терапия, кичектергесез халәтләрдә хирургик тактика мәсьәләләре каралды.

 

 6 майда Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсендә анестезиология-реанимация буенча штаттан тыш баш белгеч Александр Анатольевич Ванюшин һәм трансплантолог-координатор Роман Яковлевич Шпанер катнашында укыту семинары узды.

Семинарның темасы – «Үзәк район хастаханәсе шартларында ашыгыч хирургия авыруы». Ул офлайн режимда да, районнар өчен трансляция белән онлайн режимда да барды.

Чарада Әлмәт, Азнакай, Сарман, Мөслим, Урыссу, Баулы, Бөгелмә районнары үзәк хастаханәләренең баш табиблары, урынбасарлары, табиб-анестезиолог-реаниматологлары катнашты. 

Семинар кысаларында район үзәк хастаханәләре шартларында күпләп кан югалту һәм беркетмәләрне үтәү, баш мие җәрәхәте вакытында интенсив терапия, кичектергесез халәтләрдә хирургик тактика мәсьәләләре каралды.

Фото: Әлмәт районы үзәк хастаханәссе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса