Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт медиклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

«Нефтьче»мәдәният сараенда сәламәтлек саклау өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр.

Әлмәт медиклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Табибларны, шәфкать туташларын һәм фельдшерларны «Нефтьче»дә  котладылар.

Әлмәт районында 4000нән артык медик эшли. Чакырылганнар арасында тармакта яңа гына эшли башлаганнар да,  тәҗрибәле хезмәткәрләре дә бар иде.

«Сезнең һәрберегезне әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Сәламәтлек саклау ветераннарын аерым билгеләп үтәсе килә. Яшьрәк медицина хезмәткәрләренә тапшырган тәҗрибәгез өчен рәхмәт сүзләре әйтәбез», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов сәламәтлек саклау хезмәткәрләре алдында чыгыш ясаганда.

Район башкарма комитеты җитәкчесе иң яхшы медицина хезмәткәрләрен мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бәйрәм азагында табиблар һәм шәфкать туташлары өчен иҗади коллективлар чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса