Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә аденоидларны алу буенча балалар операцияләре үткәреләчәк

Элек балаларны Казанга дәвалануга җибәргәннәр.

Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсендә аденоидларны бетерү буенча беренче операцияләр узды. Элек балаларны Казанга дәвалануга җибәрәләр иде. Әйтик, узган ел башкалага юлламаны 600дән артык бала алган.

Бүгенге көндә операция өстәле янында торучы табиблар Казанда ике ел стажировка үттеләр. Алар өчен өстәмә җиһазлар сатып алдылар, операция бүлмәсен тулысынча җиһазландырдылар.

«Кирәк булганда ярдәм итәр өчен, мондый дәвалауны башлау өчен килдек», - дип аңлатты республика балалар клиникасы лор-табибы Александр Сенчуков, стажировка кураторы.

Бер көндә 4 операция ясалган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса