Җәмгыять

Яшүсмер кызны үз-үзенә кул салудан йолып калдылар

Кичә социаль челтәрдә үсмер кызның тугызынчы каттагы баскыч мәйданчыгы тәрәзә төбендә утыруын хәбәр итеп, фотосын да урнаштырганнар иде.

Урынга ашыгыч ярдәм службалары чакыртылган, кыз белән берничә сәгать психологлар сөйләшү алып барган. Соңрак әтисе һәм йөргән егете дә килеп җиткәннәр һәм кызны сикермәскә күндергәннәр.

Ачыкланганча, укучы кыз тугыз ел инде әнисез - әтисе һәм апасы белән генә яши икән. Гаилә яңа гына Яңа Чишмә районыннан Түбән Камага күчеп килгән.