Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа объектлар ачылды

Әлмәт муниңипаль районында социаль өлкәне үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә.

Нефтьчеләр каласында яшәүчеләрнең ихтыяҗыннан чыгып, заман таләпләренә туры китереп яңадан-яңа балалар бакчалары төзү, сәлмәтлек саклау учреждениеләрен һәм башка күп кенә объектларны төзекләндерү, реконструкцияләү дәвам иттерелә. Шунысы зур игътибарга лаек, әлеге эшчәнлек иң беренче чиратта район җитәк- челегенең, нефтьчеләрнең зур тырышлыгы белән тормышка ашырыла. Районда республика максатчан программалары тулы көч белән эшли. Октябрь аеның соңгы көнендә "Алсу" микрорайонында "Бәләкәч" Президент программасы буенча ачылган балалар бакчасы да калабызның чираттагы һәм куанычлы вакыйгасы булды. Әлеге өч катлы һәм 270 урынга исәпләнгән балалар бакчасы "Бәләкәч" программасы буенча шәһәребездә дөнья күргән өченче мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе булып тора. Объектны тантаналы ачуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары А.Зиннуров, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров һәм башкалар катнашты.
Фәрит Хәйруллович әлмәтлеләрне чираттагы яңа социаль объект ачылуы белән ихлас күңелдән котлады, калабызда ун-унбиш ел эчендә булган матур үзгәрешләргә соклануын белдерде һәм бу уңайдан район һәм шәһәр җитәкчелегенә, аерым нефтьчеләргә рәхмәтен җиткерде.
Ришат Фазлытдинович үз чиратында төзелеш һәм төзекләндерү эшләрендә катнашкан барлык оешма-учреждениеләргә рәхмәт әйтте, инде дүрт ел рәттән шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең саны арта баруын билгеләп узды. Бүгенге көндә Әлмәт җирлегендә 196 меңнән артык кеше гомер кичерүен бәян итте. Яңа ачылган "Алсу" балалар бакчасында балаларны тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылган: спорт һәм музыка заллары, логопед, педагог-психолог бүлмәләре,ике изоляторы булган медицина кабинеты - болар барысы да заманча җиһазландырылган, Моннан тыш бакчаның спорт мәйданчыгы да бар. Әлеге мәктәпкәчә учреждениедә балаларның сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән өстәмә хезмәтләрне тормышка ашыру планлаштырыла. Хореография, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, рәсем ясау кебек чараларга аерым игътибар бирү күздә тотыла.
Агымдагы елда ачылган өч мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр булган чиратны бетерергә ярдәм итсә дә, бүгенге көндә өч яшькә кадәр булган сабыйларга балалар бакчаларында урыннар җитеп бетми әле. Ләкин тормыш дәвам иткән кебек, төзелеш тә дәвам итә. Ә инде программалар алдагы елларда да шушы рәвешле уңышлы гына тормышка ашырыла калса, якын киләчәктә бу проблема да юкка чыгарылыр дип ышанып каласы килә. Тантана азагында "Арслан" төзелеш оешмасы фидакарьләренә ТР Дәүләт Советының һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шушы ук көнне калабызда тагын бер истәлекле вакыйга - район үзәк хастаханәсенең пациентларны кабул итү бүлеген (приемный покой) ачу чарасы узды. Республиканың парламент башлыгы шулай ук әлеге тантанада катнашып, сәламәтлек саклау өлкәсен-дә булган заманча үзгәрешләрнең әһәмиятен билгеләп узды. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Р.С.Җәләлетдинов мондый кабул итү бүлекләренең республика буенча 12 ләп реконструкцияләнүен бәян итте. Әлмәт үзәк район хастаханәсе каршында эшләп килүче кабул итү бүлеген төзекләндерүгә барлыгы 51 миллион сум күләмендә акча тотылган, шуның 11 миллионы капиталь ремонт ясауга, кырык миллионы җиһазлар сатып алуга киткән. Моннан тыш миллион ярым сум акча җирле бюджеттан бүлеп бирелгән. Әлеге эшләрнең барысы да Әлмәт җирлегендә яшәүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту, аларның тулы һәм сыйфатлы диагностик тикшерүләр уза алуы өчен башкарылган.
Фәрит Хәйруллович тантаналардан соң "Нефтьче" Мәдәният сараенда район активы белән очрашып, республикада һәм җирле өлкәләрдә булган кайбер мәсьәләләрне яктыртты, залда утыручыларның сорауларына җавап бирде. Очрашу чын мәгънәсендә җылы мөнәсәбәттә һәм файдалы узды.

Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Н.Сәхапов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса