Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Уттан калмый. Янгыннарның еш очраучы сәбәбе – тәмәке тарту

Торак йортларда күп санлы янгыннар ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга. Тәмәке тартучы йокыга китеп, тәмәке урын-җиргә төшә. Бу янгын китереп чыгарырга мөмкин.

Тәмәке тарту - янгынның үлемгә китергән иң киң таралган сәбәпләреннән берсе.

Кулыннан төшкән тәмәке янучан материалның, мәсәлән, диванның, караватның, кәнәфинең, идәндәге келәмнең һ. б. пыскуын китереп чыгара, ә тәмәке төпчеге бераздан сүнә. Әмма ул 4 сәгатькә кадәр пыскып тора ала. Ут юк – ә кеше төтен белән агулана.

Бигрәк тә кече яшьтәге тәмәке тартучыларны туктатырга кирәк. Алар өлкәннәргә карап тәмәке тарталар, моның өчен иң аулак урыннарны сайлыйлар. Өлкәннәр килеп чыккач, алар үз гаебен яшерергә омтылып, сүндерелмәгән сигаретларын ташлыйлар.

Балконнан яки тәрәзәләрдән ыргытылган сигаретлар, түбәнге каттагы балконнарга эләгеп, янгын китереп чыгарырга мөмкин. Ә анда еш кына җиңел янып китә торган сыеклыкларны, иске әйберләрне саклыйлар. Тәмәке төпчеге ачык форточка аша фатирга эләгергә мөмкин. Янгын чыгу өчен анда уңай шартлар булырга мөмкин.

Мондый янгыннарны булдырмый калу өчен:

 күзәтүсез ачык утны (янып торган шәмнәр, җылыту учаклары, учак, гриль) калдырмагыз;

 караватта һәм яткан хәлдә, арыган яисә исерек хәлдә тәмәке тартмагыз;

 тәмәке көлен чүп кәрзиненә беркайчан да сигарет сүнгәннән соң ук ыргытмагыз. Чөнки сез зур булмаган пыскып торган кисәкчәләрне күрми калырга мөмкин. Моны 3-4 сәгатьтән дә иртәрәк эшләмәскә кирәк.

 гаражда һич кенә дә тәмәке тартырга ярамый – автомобильгә якын булу һәм җиңел янып китүчән сыеклыклар янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин.

Шулай ук баскыч мәйданчыгында тәмәке тарту вакытында сак булырга кирәк. Бервакытта да түбән пролетларга яки лифт шахтасына сүнмәгән тәмәке ташларга ярамый. Гомуми баскыч мәйданчыклары коммерция оешмаларының подвал катларында урнашканда аеруча куркыныч. Газета, кәгазь яки картон, пластик материаллар яну эвакуация юлын каплап, халыкта паника тудыралар.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Кагыйдә буларак, аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге.

 

15 ПЧ инструкторы,

 

Р.Сөнгатуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса