Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТРда 2015 елга пенсионерның яшәү минимумы расланды

2015 елга ТРда пенсионерның яшәү минимумы 6310 сум күләмендә расланды. Тиешле закон проекты бүген IV чакырылыш ТР ДС утырышында барлык өч укылышта кабул ителде.


Тиешле финанс елына пенсионерның яшәү минимумы, "Дәүләт социаль ярдәме турында"гы федераль законда каралган пенсиягә федераль социаль түләү күләмен билгеләү өчен раслана.

Бу мәсьәлә буенча чыгыш ясаган ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, 2015 елга ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләме республиканың тиешле законында билгеләнгән кулланучылар кәрзине нигезендә исәпләнгән. Моннан тыш, кулланучылар кәрзиненә кергән туклану продуктларына бәяләр дәрәҗәсе үсеше турында статистика буенча, башкарма хакимиятнең федераль органының мәгълүматлары исәпкә алынган.

Министр билгеләп үткәнчә, 2015 елга яшәү минимумын билгеләү ТР бюджетыннан өстәмә чыгымнар таләп итми. Федераль закон нигезендә 2015 елга РФда пенсионерның яшәү минимумы 6646 сум күләмендә расланган. Шулай итеп, Татарстан күрсәткече федераль күрсәткечтән артмый.

http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса