Алар төбәктә яшәүчеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлтелгән.
Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыруга 30 миллиард сумга якын акча тотылган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә. Бу бюджетка салынган еллык сумманың өчтән ике өлеше.
Иң күп акча түбәндәге проектларга салынган:
- "Гаилә" - 11 миллиард сум;
- "Тормыш өчен инфраструктура" - 9 миллиард сум;
- "Яшьләр һәм балалар" - 4,8 миллиард сум;
- "Озын һәм актив тормыш" - 3,1 миллиард сум.
2025 елга милли проектларны гамәлгә ашыру өчен барлыгы 44,1 миллиард сум каралган, шуларның 24,1 миллиарды - федераль акчалар, калганнары - Татарстан бюджетыннан.
Милли проектлар төбәктә яшәүчеләрнең тормышын яхшыртуга, инфраструктураны үстерүгә һәм социаль хезмәтләр сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән.