Җәмгыять

Татар кызы Алинә Заһитова фигуралы шууда Европа чемпионы булды

Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында хатын-кызлар арасында ялгыз чыгышта алтын медаль яулады.

Икенче урында - ике тапкыр Европа чемпионы Евгения Медведева, өченчедә -  Италия спортчысы Каролина Костнер.

Алинә Заһитовага 15 яшь. Ул — “Ижсталь” хоккей ко­мандасының элеккеге баш тренеры Илназ Заһитовның кызы. Аңа бу исемне гимнастка Алиә Кабаева хөрмәтенә кушканнар. Әтисе һәм әнисе кызны тимераякка 4 яшендә бастыра. 6 яшеннән ул фигуралы шуу белән ныклап шөгыльләнә башлый. Илназ Заһитов - тумышы белән Актаныш районыннан. Алинәнең сеңлесе Сабина да фигуралы шуу белән шөгыльнә.

http://matbugat.ru/