«Тәскирә» мәчете ишекләрен ачты
Узган атнада Әлмәт мөсел-маннары өчен куанычлы вакыйга булды - Петуховка микрорайонында яңа «Тәскирә» мәчете ачылды.
Мәчетнең архитекторы – мәрхүм Искәндәр Насыйров. Ул төзелешне башлап җибәрүчеләр – Рәйханә һәм Фәрит Ханнановларның әниләре хөрмәтенә «Тәскирә» дип аталган. Төзелеш 2019 елда башланган, алга таба бу башлангычны битараф булмаган мөселманнар да күтәреп алган. «Тәскирә» мәчете – ике катлы, ике манаралы, гомуми мәйданы – 400 кв. м., 150-200 кеше сыйдырышлы. Мәчетнең имамы – Әлмәт мәдрәсәсенең кичке бүлеген тәмамлаган Фәрит хәзрәт Ханнанов. Мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен зур намаз залы, уку сыйныфлары, гардероб һәм имам өчен кабинет бар. Монда балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар да оештырылган. Мәчеттә видеокүзәтү, җилләтү системалары урнаштырылган, су, электр энергиясе һәм газ белән тәэмин итү өчен инженерлык челтәрләренә тоташтырылган. Мәчетнең тирә-ягы матурланган, ишегалдында тәһарәтханә төзелгән.
«Тәскирә» мәчетенә багыш-ланган тулы язманы газета-бызның алдагы санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia