Табигать сынавын имин үткәрик
Уяу булыйк. Шәһәрнең гадәттән тыш хәлләр идарәсе һәм эзләнү-коткару посты хезмәткәрләре ел да бу чорны борчу-мәшәкатьләр белән каршылыйлар
Һава торышы көтелгәнчә җылы булмаса да, күңелләр күтәренке. Язын һава торышы «көйсез кияү» кебек бит – әле генә кар ява, кинәт ул яңгырга әверелә, кичтән эреп аккан сулар иртәнгә боз булып ката да, көндез гөрләвекләр булып ага. Кар быел шактый күп яуды, ә март ае исә үзенең көн аралаш плюслы һәм минуслы көннәре белән тәмам аптыратты. Утыз градустан артып киткән аномаль суыклары исә тәмам шаккатырды. Хәзер инде кинәт кенә җылытып җибәрде, урамнарны, ишегалларын, йорт тирәләрен су басып китәсен көт тә тор.
Әлмәт җирлегендә су басу куркынычы булган торак пунктларга елдагыча Иске Әлмәт, Урсалы, Тайсуган, Түбән Мактама, Рус Акташы, Елховой керә. Биредә яшәүчеләр язгы чорны шулай ук борчылып каршы алалар, каралты-кураларын кардан-боздан арындырып кына торалар. Бакчаларны су басмасын, бәрәңге базына су төшмәсен өчен дип тырышалар. Узган елны шәһәрнең кайбер йортларының подвалларына кадәр су төште бит. Бу уңайдан редакциябезгә шалтыратучылар да байтак булган иде. Кызганыч, ләкин бүген әле шәһәрнең үзәк урамнарын да кардан арындырып бетерә алмыйлар – кайбер урыннарда ул тау булып өелеп ята. Ишегалларын әйтәсе дә юк – кар муеннан. Идарәче компанияләргә алдан ук хәстәрен күрергә – йорт тирәләрендәге карны вакытында чыгарып түгәргә кирәктер мөгаен, ләкин әлегә кымшанучы юк. Шуңа да карамастан Әлмәт җирлегендәге язгы ташу белән бәйле ситуация быел да алай кискен тормый булып чыкты. Эзләү-коткару посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев шулай дип ышандырды. Ул түбәндәге аңлатманы бирде.
– Әлмәт районы сулык-ларындагы боз катламы бүген 40 сантиметрны тәшкил итә. Без ситуацияне контрольдә тотабыз. Дала Зәенең торышына көненә ике тапкыр күзәтү ясала. Әгәр дә инде елгадагы су кинәт кенә күтәрелә икән, бу турыда халыкка кичекмәстән җиткереләчәк. Су басу куркынычы янаган торак пунктларда яшәүчеләргә алдан ук памяткалар таратылачак, авыл җирлекләре үзләре дә бу уңайдан хәбәрдар, махсус постлар куелды, анда да тиешле чаралар күрергә әзер торалар. Әлмәт җирлегендә яшәүчеләргә хәзер иң беренче чиратта дренажларны, торбаларны чстартырга киңәш итәр идем. Яз үзенекен эшли - кар эри, су җыела, болар барысы да табигый күренешләр, борчылырга сәбәп юк, – дип ышандырды Фәсхетдин Хәбетдин улы.
Әлбәттә, белгеч ышандырса да, халык барыбер борчыла. Табигать стихиясенә каршы торырдай көчләр юк икәнен бик яхшы аңлый кешеләр. Синоптикларның фаразлары да кайбер очракларда чынга туры килми. Борчылырга җирлек бар - 2012 елда булган су басуларны бүген дә оныта алмый әлмәтлеләр.
Чыннан да, быел кар күп, шул ук вакытта Карабаш, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы һәм Әлмәт җирлекләренең кар сулары Дала Зәе аша узуын, ә елганың Әлмәт җирлегендә булуын күз уңында тотарга кирәк. Кинәт кенә җылытып җибәргән очракта Дала Зәенә көчле йөкләнеш булырга мөмкин.
Шулай, яз яз инде, ташусыз булмый. Су басулардан саклану чараларын алдан күрү зарур.
– Март аенда көннәр җылыту белән шәхси хуҗалыкларның алдан ук ихата тирәләрендә һәм капка төпләрендә сулар агып китәрлек итеп траншеялар ясаулары мөһим. Йорт, каралты-кура түбәләрен һәм ишегалларын кардан арындырулары, базлардагы азык запасларын биек һәм коры урынга күчерүләре, эвакуацияләнү таләп ителгән очракка дип өч көнлек азык, эчәр су һәм кирәкле дару запасы, башка төр иң кирәк әйберләрне туплап, әзерләп куюлары сорала. Шул ук вакытта йорт хайваннары һәм кош-кортлар турында да онытмаска, аларны саклап калу хәстәрен күрергә кирәк, – дип аңлатма бирде гражданлык яклау идарәсе белгечләре.
Алар әйткән икән, үтәргә кирәк. Быелгы ташулар да бәла-казасыз имин генә узсын иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia