Сыйфатны халык үзе билгели
Резеда Исмәгыйлева «Халык контроле» дәүләт системасына әлмәтлеләрдән бер ай эчендә генә дә 200 гә якын мөрәҗәгать кергән.
Аларның күпчелеге юллар торышы белән бәйле. Алар я чистартылмаган, я чокырлы. Идарәче компанияләрнең ваемсызлыгы халыкны аеруча борчый.
Торак инспекциясе тарафыннан тикшерүләр үткәрелеп, гаеплеләрне даими штрафка тартып торуга да карамастан торак-коммуналь хуҗалык тармагында иски-тәрлек уңай үзгәрешләр сизелми. Кайбер торак йортларның подваллары тулы су булса, икенчеләренекенең түбәләреннән тамчылар тама.
Чехов урамындагы 31 нче торак йортта яшәүче дүрт гаилә шушындый шартларда яшәргә мәҗбүр булган. Зарлануларны идарәче компания ишет-мәгәч, әлмәтлеләр торак инспекторларына мөрә-җәгать итәргә булганнар. Аларның гозерләре буенча комиссия тикшерү уздырган инде. Тикшерү барышында фатирлардагы юеш һәм күгәрекләрдән тыш, чормада һәм йорт түбәсендә җитди җитешсезлекләр ачыкланган. Эчереп беткән түбә такталары, вентиляция проблемалары, шулай ук түбәдән асылынып торган кар һәм боз сөңгеләре – болар барысы да бу йортта яшәүчеләр өчен реаль куркыныч тудыра. Ә бит дымлы һәм күгәргән фатирларда балалар да яши. Әти-әниләр бигрәк тә шулар өчен борчылалар. Гомумән, бүгенге заманда халыкка мондый яшәү шартлары тудыру акылга сыймаслык хәл. Акчаны тишек кесәгә салган кебек булып чыга инде бу – торак өчен ай саен түләп бар, ә нәтиҗәдә шушындый интегүләргә дучар бул.
Бу очракта торак йорт торышына җаваплы «Альянс» идарәче компания директоры гаепле дип табылган һәм 25 мең сум штрафка тартылган. Торак инспекторлары күрсәтмәнең үтәлешен җитди контрольгә алганнар, ә идарәче компания зыян күргән гаиләләргә матди зыянны капларга тиеш. Әлеге мисал торак фондын тотуга вакытында һәм җаваплы якын килүнең никадәр мөһим булуын тагын бер кат искә төшерде. Йорт бит ул дивар һәм түбә генә түгел, ә кешеләр үзләрен куркынычсыз һәм уңайлы хис итәргә тиеш урын.
Март аенда «Новация» идарәче компания дә 125 мең сум күләмендәге штрафка тартылды. Бу Ленин урамындагы 80 нче йортта ачыкланган хокук бозуларның нәтиҗәсе. Әлбәттә, түбәдәге боз сөңгеләре бер «Новация» өчен генә актуаль дип әйтү дөрес булмас иде, чөнки шәһәр урамнары буйлап китсәң, мондый күренешне күп йортларда, биналарда күзәтергә була. Шулай да «Новация» идарәче компаниясенә кагылышлы дәгъвалар исемлеге шактый киң. Куркыныч боз сөңгеләреннән тыш инспекция торак йортта күп кенә җитешсезлекләр тапкан: 1 нче подъездның төзек булмаган ишеге, баскыч мәйданчыгы стеналарыннан коелып торган буяу, пәрәвез сыман тәртипсез рәвештә асылынып торган чыбыклар һәм чормага керә торган ишекнең бикләнмәгән булуы – болар барысы да эстетик күренеш кенә түгел, ә яшәүчеләрнең иминлегенә потенциаль куркыныч тудыра. Бу хокук бозуларның берсе генә дә РФ КоАП 14.1.3 маддәсенең 2 нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту өчен җитәрлек нигез булып тора. Мондый җәзадан соң идарәче компания эш сыйфатын уңай якка үзгәртер дип ышанып каласы килә. Иң мөһиме – билгеләнгән штрафны халык җилкәсенә генә бүлеп сала күрмәсеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia