Шул гына кирәк иде! Хәзер моны почтада сата башлыйлар...
Җәмгыять

Шул гына кирәк иде! Хәзер моны почтада сата башлыйлар...

Почтадагы чиратның бетәсе юк икән.

Россия почтасы җитәкчелеге тәмәке җитештерүче эре дистрибьютерлар белән сәүдә килешүе төзегән. Хәзер почта аша тәмәке тармагындагы 4 эре дөнья концерны үз продукцияләрен сата алачак. Тәмәке закон буенча рөхсәт ителгәнчә, ягъни мәктәп һәм балалар бакчаларыннан 200 метр ераклыкта урнашкан бүлекчәләрдә сатылачак.

Продукция 42 мең почта бүлекчәсенең 30 меңендә, күпчелек авыл җирлегендә урнашканнарында сатуга чыгачак.