Нефтьчеләр мәйданында алма төшәр урын да юк иде. Үзәк сәхнәдәге тамаша ике зур экранда да күрсәтелеп барды, алар аша Казан һәм башка шәһәрләр белән онлайн-аралашу да оештырылды.
Динә татар, рус, инглиз телләрендә башкарган лирик җырлары белән әлмәтлеләрне сөендерсә, black star Тимати рэп белән мәйданны "кузгатты".
Бәйрәм ахырында Айрат Хәйруллин әлмәтлеләрне тәбрик итеп, мөһим чаралардан читтә калмаулары өчен рәхмәтен белдерде. Рөстәм Миңнеханов туры видеоэлемтә ярдәмендә шулай ук татарстанлыларга актив булулары өчен изге теләкләрен җиткерде.
Ахырдан искиткеч фейерверк Әлмәттәге бәйрәм көненә нокта куйды.
.jpg)




