Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республикада 31,7 процент торак төзелгән

Бүген Министрлар Кабинетында ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә торак төзелешенә, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә, гражданнарны авария торышындагы йортлардан күчерүгә багышланган видеоконференция режимында киңәшмә уздырылды.

Башта төзелеш оешмаларында хезмәтне саклау торышы турында мәгълүмат тыңланды. Тикшерүләр барлык җитәкчеләрнең дә моңа игътибар бирмәвен, төзелеш мәйданчыкларының чиста булмавын күрсәткән. Агымдагы ел башыннан төзелештә катнашучыларга карата 184 карар чыгарылган.
Торак төзелешенә килгәндә, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Ә.Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 4 майга республикада 785,7 мең квадрат метр торак куллануга тапшырылган. Бу еллык биремнең 31,7 проценты дигән сүз. Шуның 162 мең квадрат метры социаль ипотека буенча төзелгән.
Җиңү көненә 125 сугыш ветераны өчен 16 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Гомумән алганда, Татарстан буенча агымдагы елда ветераннар өчен 162 йорт төзелә.
2012 елда авария торышындагы 77 торак йортта яшәүчеләрне күчерү күздә тотыла. Әлеге программаны финанслау күләме 604,6 миллион сум тәшкил итә.
Киңәшмәдә алданган өлешчеләр йортлары буенча да сүз алып барылды. Республика буенча 6 объектта эш яңартылмаган. Мәгълүм булганча, мондый йорт Әлмәттә дә бар. 17 кеше үз өлешен керткән әлеге йорт төзелешендә бүген эшләр бара. Президент ел азагына кадәр бу йортларның әзер булырга тиешлегенә басым ясады.
Авыл клублары төзелеше буенча да эшне тизләтергә әйтелде. Республика программасында барлыгы 46 клуб төзү каралган. Хәзерге вакытта аларның һәммәсендә төзелеш җәелдерү өчен әзерлек эшләре алып барыла.
Күп балаы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү шулай ук дәүләт башлыкларының контролендә. Республикада 4 майга барлыгы 14652 гариза кергән. Әлмәттә бирелгән гаризаларның саны - 830. Р.Н.Миңнеханов әлеге мәсьәләне дә контрольдә тотарга кирәклеген билгеләп үтте.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250