Мисырдагы ком давылы безнекеләргә дә зыян салган
Бу атнада бөтен Төньяк Африка илләре ком бураны астында калды.
Шуның аркасында Шарм-эль-Шейх аэропорты ябылды. Меңләгән турист билгесезлектә калды. Күпләрне кире отельләргә урнаштырганнар. Самолетларның тоткарлануы аркасында зыян күргән кешеләр арасында әлмәтлеләр дә бар. Әле кичә генә алар туган якларына кайтып җитә алды. Аэропорт бер тәүлектән артык ябылып торды. Синоптиклар ком буранының әле бу ялларда гына тыначагын хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа