Җәмгыять

Әлмәттә вакытлыча асрау изоляторы ачылды

Аны төзү эшләре әле 2012 елда ук башланган иде.

Проектны "Татнефть" ААҖ финанслаган - барлыгы 96 млн бүленеп бирелгән. Вакытлыча асрау изоляторы 1 304 квадрат метр мәйданны били. Анда ял итү ишегалды да бар. Барлыгы 43 урынга исәпләнгән бинада 10 камера эшлиячәк.

Изоляторда барлыгы 64 видеокамера урнаштырылган.