Дәүләт инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре тарафыннан быелның ике аенда 21 тикшерү уздырылган.
Шуның 19 ында закон бозулар ачыкланган. 715 литр исерткеч эчемлек тартып алынган. Тикшерү барышында көмешкә сатуның 5 очрагы ачыкланган. Шулай документсыз хәмер сатулар, тиешле вакытны сакламаучылар һәм башкалар да күзәтелгән. Барлык очраклар буенча административ эш кузгатылган.