Әлмәттә хәтер сәгате үтте
2 нче шәһәр китапханәсендә "900 героик көн" дигән чара узды.
Әлеге исем астында узган хәтер сәгатендә 5 нче гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары Ленинград блокадасының алшартлары, сәбәпләре, ленинградлыларның авыр тормышы белән таныштылар, чолганышта калган шәһәр кешеләренең көнкүреше турында тагын да күбрәк белделәр. Аларга ул вакыттагы азык-төлек нормалары күрсәтелде: 125 гр. һәм 250 гр. ипи, 300 гр. ярма һәм 100 гр. май.
Кыю Ленинград кызы Таня Савичеваның көндәлегеннән язмаларны балалар тын да алмый тыңлады. Аның батырлыгына сокландылар, 11 яшьлек кызчыкның якыннарының үлеме хакындагы ул юлларны ничек язганын аңларга тырыштылар.
Хәтер сәгате дәвамында Д. Шостаковичның «Ленинградская» дигән 7 нче симфониясе яңгырады.
Балалар блокададагы Ленинград геройларын бер минутлык тынлык белән искә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia