Җәмгыять

Әлмәтнең 1 нче музыка мәктәбе оркестры – лауреат

Кичә калабызның Фәрит Яруллин исемендәге музыка көллиятендә балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләренең халык уен кораллары оркестрларының төбәк бәйгесе булып узды.

Анда республиканың көньяк-көнчыгышы мәктәпләре оркестрлары катнашты. I дәрәҗәдәге лауреат исемен Әлмәтнең 1 нче музыка мәктәбеннән А.Миңнегулова җитәкчелегендәге оркестр алды.