Җәмгыять

Әлмәт төзелеш оешмалары эшчеләре өчен профессиональ осталык бәйгеләре башланды

Шәһәр төзелеш оешмалары эшчеләренең профессиональ осталык бәйгеләре башланды.

Алар 9-15 июль көннәрендә узачак. Әлеге бәйгенең беренчесе бүген узды. Әлмәт политехник техникумы базасында сылаучылар (штукатурлар) ярышты.

Бәйге гамәли һәм теория өлешләреннән тора. Анда "Аист" һәм "Арслан" оешмаларыннан 4 команда катнашты. Һәр командада 2шәр кеше. Елдан ел мондый профессиональ осталык бәйгеләрендә катнашучылар кими, дип чаң суга оештыручылар.


250