Әлмәт кызы Татарстанның икенче кечкенә гүзәле булды
"Мини-мисс Татарстан 2015" республика бәйгесенең финалы булып узды. Сәләтле һәм матур балалар исеменә көрәшүче 5 тән 12 яшькә кадәрле балалар арасында 4 әлмәтле - Алия Хәсәнова, Наилә Латыйфуллина, Алина Шилова, Диләрә Минханова да бар иде.
"Мини- мисс Татарстан 2015" исеменә Чаллыдан 11 яшьлек Камилә Маликова лаек дип табылды. Ә менә Әлмәттән Наилә Латыйфуллина "Икенче мини-мисс Татарстан" исеменә лаек булды. Наилә 23-30 июньдә Болгариядә узачак "Prince & Princess of the World-2015" Халыкара матурлык һәм сәләт бәйгесендә катнашуга чакыру да алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа