Җәмгыять

Әлмәт бабае Казанны яулап кайтты

Өлкәннәр көне уңаеннан республиканың Дәүләт автоинспекциясе пенсионерлар арасында "Автобабай -2015" бәйгесен уздырды.

Машина йөртү осталыгын күрсәтергә барган пенсионерлар арасында Әлмәттән Вальмер Гыйльманов та бар иде. Ул бәйге нәтиҗәләре буенча икенче урын яулады.