Күрик һәм ишетик
Октябрь – көзге яңгырлар башланган чор Явымнар башлану белән шәһәр урамнарындагы юлларда су җыелып тора башлый.
Резеда Исмәгыйлева
Халык контроле
Явымнар башлану белән шәһәр урамнарындагы юлларда су җыелып тора башлый.
Җәяүлеләр юлны аркылы чыга алмый, ә машиналар су ерып хәрәкәт итә. Бу күренеш ел да кабатлана. Сәбәбе билгеле – юллардагы яңгыр сулары ага торган канализация люклары эшләми, алар чистартылмаган яки бөтенләй ватык. Әлеге уңайдан район җитәкчелеге шәһәр юллар идарәсенә ливневкаларга ревизия ясарга кирәклеген искәртте. Төп максат - көзге яңгырлар һәм алга таба язгы ташу чорында шәһәр урамнарында су басуны булдырмау. Соң булса да (чөнки яңгырлар инде башланды) юлчылар әлеге эшкә керешкәннәр.
Предприятие белгечләре шәһәр биләмәләрендәге байтак кына участокларда яңгыр кабул итү коеларын җыелган ләм һәм чүп-чардан чистартулары турында исәп тоттылар. Чистарту эшләре Шевченко, Әминов урамнары киселешеннән алып Төзүчеләр проспектына кадәр булган аралыкта башкарылган. Бигәш урамыннан алып «Панорама» боҗрасына кадәр аралыкта, Монтажная, Базовая, РТС микрорайонындагы Герцен һәм Лазо урамнарындагы юлларда да шундый ук чаралар тормышка ашырылган. Тельман урамында (3 нче поликлиникадан алып Таһиров урамына кадәр) яңгыр суларын агызу өчен урнаштырылган тимер-бетон улак та, ниһаять, чистартылган.
Әлеге адресларны әлмәтлеләр истә калдырыр дип уйлыйбыз – ясалган отчетка караганда биредә су басулар һәм су җыелып торулар булмаска тиеш.
Бүгенге көндә кайбер урамнардагы юлларга асфальт җәю дәвам итә икән әле. Мисал өчен Шевченко урамындагы 88 нче йорт каршындагы ишегалдында эш кайный, ләкин көндез түгел, төнлә. Бу турыда безгә биредә яшәүчеләр үзләре хәбәр итте.
– Яңгыр яву, әлбәттә, асфальт салуда кыенлыклар тудырмыйдыр инде, хәзер бит заманча технологияләр белән эшлиләр. Тик ни өчен төнлә башкаралар икән бу эшне – аңлашылмый. Асфальтның сыйфаты бик шикле, - ди алар.
Шулай, асфальтның сыйфаты гомер-гомергә шик уята инде ул анысы. Менә Автомобилистлар урамындагы 5 нче йорт ишегалдына керә торган юл өслеге дә бүген бик авыр хәлдә. Әлеге юлга 3 ел гына бит әле. Ул ялт итеп торырга тиеш югыйсә. Ә биредәге чокыр-чакырларга исең китәрлек. «Солнышко» балалар бакчасы ишегалдыннан Җәлил урамындагы 11 нче йортка таба бара торган җимерек юлларга абынмаган-сөртенмәгән әти-әни, бала-чага калдымы икән? Юктыр. Асфальт убылып төшү очраклары да беркемгә дә гаҗәп түгел хәзер. Андый урыннар шәһәрдә байтак. Чираттагысы – Вәлиев урамындагы 12 нче йорт каршында. Иң куркынычы – убылу канализация люгы кырында барлыкка килгән. –Чокыр зурая гына бара. Балалар өчен бик борчылабыз, - дип хәбәр итте безгә шушы йортта яшәүчеләр. Кешеләр сәламәтлегенә куркыныч белән янаган урыннар шәһәр биләмәләрендә күп очрый. Мисал өчен Ленин урамындагы 16 нчы йорт каршындагы ачык кое әлмәтлеләрдә борчу уята, чөнки әлеге коедан кабель чыбыклары да күренеп тора. Чернышевский урамындагы 44 нче йорт каршында исә АПТС чокыр ясап калдырган, ә Цеткин урамындагы 43 нче йорт каршында предприятие үзеннән соң асфальтны тәртипкә китермәгән. Сөләйманова урамындагы 1 нче йорт каршында «Әлмәт –Водоканал» да үзеннән соң юлны рәтләмәгән. Акланырга җавап әзер – ремонт киләсе елның май аенда башкарылачак. Мондый җавапларга гаҗәпләнергә кирәкми – ел да шул ук хәл кабатлана. Беренче кар төшү белән мондый урыннар күренми дә башлый әле. Тик бер сорау туа – әлеге эшләрне контрольдә тотарга тиешле җитәкчеләр кая караган? Күз йомып кына проблемалардан чыгарга ярамыйдыр, халык бит күрә һәм турыга бәреп әйтә. Нишлисең, күз күрер, колак ишетер өчен яратылган.
Фотолар: «Халык контроле» сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia