Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Көзге чакырылыш башланды

Солдатта булган диләр. 1 октябрьдән Әлмәт җирлегендә көзге чакырылыш башланып китте

Армия яшенә җиткән уллары булган әти-әниләр өчен дулкынландыргыч көннәр инде бу.

Кадерләп үстергән газиз баласын чит-ят җирләргә кемнең генә чыгарып җибәрәсе килсен икән.

Көзге чорда Әлмәттән ике йөздән артык ир-егет армия сафларына алыначагы билгеле. Беренче озату 20 октябрь таңында булды. Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт үтәргә дип бу көнне 21 әлмәтле юлга кузгалды. Гадәттәгечә Әлмәт егетләренең күпчелеген Самара, Ульяновск өлкәләрендәге хәрби частьларга озатачаклар. Һәрвакыттагыча быел да ДОСААФ һәм башка автомәктәпләрдә «С» категориясенә укып чыккан машина йөртүче егетләргә аеруча зур өстенлек бирелә.

– Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк, ә хезмәт итү вакыты чыккан хәрби хезмәткәрләр хезмәттән азат ителәчәк һәм өйләренә озатылачак. Шуңа күрә дә аларның әти-әниләренә, якыннарына борчылырга кирәкми, – дип ышандырды хәрби комиссариат хезмәткәрләре.

Мәгълүм булганча, Закон нигезендә армиягә запаста булмаган һәм сәламәтлек торышы буенча хезмәткә яраклы, 18 дән 30 яшькәчә ир-егетләр чакырыла. Хезмәт срогы, элеккечә, 12 ай тәшкил итә. Хәрби хезмәткә чакырылучылар бу юлы электрон повесткалар ала. Тик кәгазь варианттагы повесткалар да гамәлдә булачак, алар элеккечә юридик көчкә ия. Электрон повестка җибәрү хәбәрләре гражданинның «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетына килә. Шуны да истән чыгармаска кирәк - хәрби комиссариатка вакытында килмәүчеләргә штраф салыначак.

– 20 календарь көн узгач җитди сәбәпсез килмәгән очракта «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы Федераль закон нигезендә гражданинга килүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән вакытлыча чикләү чаралары да кулланылачак, – дип кисәттеләр хәрби комиссариатта.

Көзге чакырылыш 31 декабрьдә тәмамланачак. Барлык егетләргә дә матур гына хезмәт итеп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса