Киләсе елда Яңа ел каникулының көннәре билгеле
Премьер-министр Дмитрий Медведев бәйрәм көннәре туры килгән очракта ял көннәрен күчерү турындагы карарга кул куйган.
Әлеге документта Яңа ел каникулларының 1 гыйнвардан 10 гыйнварга чаклы сузылуы язылган. Ватанны саклаучылар көнендә (21-23 февраль), Беренче Майда (1-3 май), Җиңү көнендә (7-9 май), Россия көнендә (11-13 июнь) өчәр көн ял итәчәкбез. 8 Мартта безне дүр көн рәттән ял көтә - 5-8 март.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа