Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Юллар имин булсын

Октябрь ае да тәмамланып килә. Көзнең соңгы ае гадәттә сюрпризларга бай була һәм иң беренче чиратта ул юллар торышына кагыла.

Чыннан да, әкренләп кенә кышка кереп барабыз икән бит. Ленин урамындагы мәйданда чыршыны урнаштыру да шуны күрсәтеп тора.

Көзнең соңгы ае ЮХИДИ һәм автомобиль юллар идарәсе хезмәткәрләре өчен генә түгел, барлык машина йөртүчеләр өчен дә иң җаваплы чор. һава температурасы түбәнәюе, явым-төшем юлларда беренче бозлавыклар барлыкка китерәчәк. Шуңа күрә дә автомобиль хуҗалары беренче эш итеп җәйге резинаны кышкыга алмаштыру хәстәрен күрә башлаячаклар. Әлмәтнең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт хуҗаларына дистанцияне сакларга, юл һәм һава шартларын исәпкә алып, шул шартларга туры килә торган тизлек белән генә хәрәкәт итәргә кирәклеген кабат искәртте.

Шәһәр халкын, әлбәттә, иң беренче чиратта ишегалларындагы, урамнардагы юлларның торышы кызыксындыра. Шәһәр автомобиль юллар идарәсе елдагыча күтәренке рухта әлмәтлеләрне алдан ук тынычландырып куярга ашыкты. Узган атнада юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен дә билгеләп узды бит әле. Бу уңайдан шуны да искә төшереп узарга кирәк, әлеге предприятие гомуми кулланышта булган 400 километрдан артыграк юлга хезмәт күрсәтә, гомуми озынлыгы 300 километрны тәшкил иткән тротуарлар һәм велоюллар да алар карамагында. Кышкы сезонга идарә тарафыннан бозлавыкка каршы реагент тиешле күләмдә әзерләп куелган икән инде. Тоз-ком катнашмасын шәһәр эчендәге юлларга күптән сипмибез, дип тә ышандыра юлчыларыбыз.

Шәһәр юллар идарәсендә техника артыгы белән җитәрлек, ләкин шул трактор-машиналарда эшләрдәй кешеләр генә җитми икән. Кышкы чорда быел 36 берәмлек техника гына эшкә җигеләчәк икән, гәрчә ел да 50ләп берәмлек була торган иде. Димәк, кадрлар кытлыгы, чыннан да үзен сиздерә. Предприятиедә уртача хезмәт хакы, дөрес булса, 75мең икән (узган елны 60 мең иде) - теләге булганнарны эшкә көтәләр.

«Юл газабы – гүр газабы» дип юкка гына әйтмиләр инде ул. Ә кышка күчеш чорындагы юл мең мәртәбә михнәтлерәк икәнен башына төшкән кеше үзе генә белә. Шәһәрдәге юллар гына түгел, трассалардагы, авылларга керә торган юллар да игътибардан читтән калмасын иде инде. Монысы инде «Татнефтедор» оешмасына төбәп әйтелгән сүз. Алар, әлбәттә, «без әзер» дип җавап бирәләр. Ышанабыз инде, амин, шулай булсын дигән теләктә генә калабыз – нәтиҗәсен вакыт үзе күрсәтер. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса