Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Ярдәм. Аеклык ноктасы

Ул ата-аналары алкогольгә бәйлелектән интеккән гаиләләргә ярдәм итә. Проект Әлмәт җирлегендә дә уңышлы гына гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында соңгы өч елда гына да кырыктан артык кешегә ярдәм күрсәтелгән, шул рәвешле йөзләгән бала үз гаиләсендә калган.

Проект 2 этапта тормышка ашырыла: медикаментоз дәвалау һәм тернәкләндерү чоры. Бу этапларны узганнан соң мәгариф идарәсе, спорт идарәсе, шулай ук мәшгульлек үзәге дә килеп  кушыла. Шул рәвешле балаларга белем бирү, төрле түгәрәкләргә җәлеп итү, сәламәтләндерү, ә 14 яшьтән өлкәнрәкләрне каникуллар вакытында эшкә урнаштыру тормышка ашырыла.

Социаль яклау идарәсе билгеләп узганча, патронаж астына бөтен гаилә эләгә. Психологлар ата-аналар белән шәхси һәм төркемле дәресләр үткәрәләр, анда алкоголь куллануны профилактикалау мәсьәләләре карала. Шулай ук балигъ булмаганнар белән дә эш алып барыла. Кагыйдә буларак, проектта катнашу тәмамланганнан соң да гаилә башлыкларын контрольдә тоту дәвам итә. Бу да үзенә күрә мөһим.

Шуны да билгеләп узарга кирәк, районның балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе узган елда 59 утырыш уздырган, аларда 44 гомуми профилактика белән бәйле мәсьәләләр тикшерелгән. Административ хокук бозулар турында 525 материал каралган. Шуларның 398 е әти-әниләргә карата, ә 123 е балигъ булмаганнар белән бәйле. Профилактик учетта торучы балигъ булмаганнарга 210 га якын җәмәгать тәрбиячесе беркетелеп, 31 профилактик рейд үткәрелгән.  Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән башкарылган эш нәтиҗәсендә аларның 35 проценты төзәтү буенча шәхси-профилактик учеттан төшерелгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса