Һәлак булганнарга – дәүләт бүләкләре
Күп кенә якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнаша, кызганыч, арада сугыш кырларыннан кайтмаучылар да бар.
Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова МХО зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган каһарманнарның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә күрсәткән батырлыклары, фида-карьлекләре өчен Батырлык ордены белән үлгәннән соң 2 әлмәтле –
Фәнис Рөстәм улы Харисов,
Ленар Әнфәс улы Хөснетдинов бүләкләнделәр.
Хәрби бурычларын намус белән үтәгәндә һәлак булган 2 әлмәтле –
Дмитрий Владимирович Сидоров,
Дмитрий Анатольевич Штурмин «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләнделәр.
«Жуков» медаленә Рөстәм Наил улы Шәйхулов,
«Суворов» медаленә Валерий Викторович Пискарев ия булдылар.
– Бүген без Ватанны намус белән саклаган һәм гаделлекне яклаган кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Аларның кыюлыгы – барыбыз өчен дә үрнәк. Һәлак булган каһарманнарның гаиләләренең авыр кайгысын уртаклашабыз һәм якташларыбызның батырлыклары белән горурланабыз. Әлеге ир-егетләрнең исемнәре безнең хәтердә мәңге сакланыр, – диде Гүзәл Мөдәрис кызы.
Исегезгә төшерәбез, мобилизациянең беренче көннәреннән үк җирле хакимият тырышлыгы белән хәрбиләрнең гаиләләренә медицина, психологик, социаль, хокукый һәм көнкүреш ярдәм күрсәтелә башлады. Эшләрне координацияләү һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү максатында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» оператив штабы булдырылды.
Штабка
8(8553) 26-01-01 телефоны буенча
мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia