Банан пирогы
100 г ак май яки маргарин; 2 данә йомырка ; 1,5 стакан шикәр ; 2 стакан он ; 1 чәй кашыгы камыр йомшарткыч ; 1 чәй кашыгы ванилин ; пычак очында тоз ; 150 мл сөт ; 3-4 банан
Бананнарны чистартып чәнечке белән изегез.
Йомшарган майга шикәр салып миксер белән туглагыз һәм катнашмага банан измәсен салып яхшылап болгатыгыз.
Сөт, ванилин, шикәр, тоз салып тагын болгатыгыз.
Миксер белән туглый-туглый берәмләп йомырка салыгыз.
Иң ахырда он һәм камыр йомшарткыч салыгыз.
Әзер камырны майлы табага салып 180-190 градуста 30-40 минут пешерегез.
Фото: http://aura-dione.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа