Башкортстанның Мәчетле районында ау вакытында район судьясы һәлак булган.
Гадәттән тыш хәл кичә прокуратура хезмәткәренең мылтыктан ялгыш атып җибәрүе аркасында килеп чыккан. Бу хәл Әҗекәй авылы янында, берничә ир-ат кыр кәҗәләре аулаган чагында була. Зыян күрүчене хастаханәгә озаталар, әмма ул хастаханәдә җан бирә.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/17/152502/
Фото: http://lotspics.ru