Ашыкма! Аучылар таләпләрне үтәргә тиеш
Табигатьтә яз хөкем сөрә. Урманнарда кыргый җәнлекләр, кошлар активлаша.
Ау яратучылар язгы сезонны аеруча көтеп алалар, ләкин аларның кайберләре март башында инде мехлы җәнлекләрнең аерым төрләренә һәм кабаннарга ау сезоны тәмамлануын онытып та җибәрәләр. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республикада, шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә берничә төр җәнлекләрне инде ауларга ярамаганлыгын искә төшерә. Бу – төлке, корсак, үр куяны, ондатра, сусар, янутсыман эт, кондыз, селәүсен, тиен, кабан.
Аучылык ресурсларының барлык төрләре буенча, кабаннан кала, мәгълүматлар ау сезоны тәмамланганнан соң 20 календарь көн эчендә тапшырылырга тиеш.
Кабан буенча ике вариант каралган: җәнлекне аулап алган очракта – аулаганнан соң 10 календарь көн эчендә белешмәләрне тапшырырга кирәк, аулап алмаган очракта – белешмәләр аучылык срогы тәмамланганнан соң 10 календарь көн эчендә тапшырылырга тиеш. Белешмәләрне аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу урыны буенча илтеп бирергә кирәк.
Гамәлдәге норматив актлар нигезендә, тотылган аучылык ресурслары турында белешмәләрне тапшырмау яки үз вакытында тапшырмаган очракта РФ КоАП 7.11 маддәсе буенча штрафлар каралган. Аларның күләме түбәндәгечә: гражданнарга – биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр; вазифаи затларга – бер меңнән ике мең сумга кадәр; юридик затларга – ун меңнән егерме мең сумга кадәр.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты барлык аучыларны билгеләнгән таләпләрне төгәл үтәргә һәм кирәкле мәгълүматларны вакытында тапшырырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia