Әлмәттә транспорт күзәтү системасы вакытлыча сүндереләчәк
Җәмгыять

Әлмәттә транспорт күзәтү системасы вакытлыча сүндереләчәк

Автобуслар һәм троллейбуслар расписание буенча йөрүне дәвам итәчәк.

Әлмәттә 15 һәм 16 октябрьдә җәмәгать транспортын күзәтү системасы эшләүдән туктаячак. "АТУ" МУП планлаштырылган техник эш алып барачак.

Тукталышларның электрон таблосында һәм онлайн-карталарда транспортны күзәтеп булмый.

Автобуслар һәм троллейбуслар расписание буенча йөрүне дәвам итәчәк.

Тулы мәгълүматны диспетчер хезмәтенең 8 (8553) 260-333 телефоны буенча алырга мөмкин.