Әлмәттә күп балалы гаиләләр участоклары булган урамнарда фонарьлар куелды
Халык хәзер төнлә куркынычсыз хәрәкәт итә алачак.
Әлмәттә күп балалы гаиләләр яшәгән урамнарга яңа фонарьлар куелды, дип хәбәр итә АМР башлыгының матбугат хезмәте. Яктырту РТС микрорайонында, Сәйдәшев, Тихая һәм Токарликов урамнарында үткәрелде. Анда 18 яңа фонарь урнаштырылган, электр калканы урнаштырылган һәм бер километрга якын изоляцияләнгән чыбык сузылган.
Урамнарны яктырту яшәүчеләргә төнлә урамнарда куркынычсыз хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia