Әлмәттә исерек кеше башкаларның машинасын урлаган
Гаепләнүче үз гаебен таныды һәм машина хуҗасыннан гафу үтенде.
Әлмәттә исерек килеш автомобиль урлаган җирле кеше хөкем ителде. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2025 елның җәендә ир-ат, исерек хәлдә, рөхсәтсез башкаларның машинасын тартып ала һәм үз эшләре буенча китә. Әмма тиздән аны юл полициясе инспекторы туктата.
Гаепләнүче гаебен таныды һәм автомобиль хуҗасыннан гафу үтенде. Хуҗа үзе хокук бозучыны кичерә һәм эшне ябарга куша.
Прокуратура вәкиле эшнең ябылуына каршы булса да, суд җинаять эшен туктатты.
Суд карары үз көченә кермәгән һәм шикаять бирелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia