Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне диспансеризациягә чакыралар

Диспансеризация авыруларны һәм йогышлы булмаган хроник авырулар барлыкка килү куркынычы факторларын иртә ачыклауга юнәлдерелгән, бу дәвалауны вакытында башларга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Әлмәтлеләрне диспансеризациягә чакыралар

 29 ноябрьдә, шимбә көнне, 8:00 -  13:00 сәгатьтә Октябрьнең 70 еллыгы урамы, 1в адресы буенча урнашкан гомуми практика табибы үзәге бинасында бушлай диспансерлаштыру узачак.

Диспансеризация авыруларны һәм йогышлы булмаган хроник авырулар барлыкка килү куркынычы факторларын иртә ачыклауга юнәлдерелгән, бу дәвалауны вакытында башларга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Диспансерлаштыруның төп өстенлекләре:

* Өлкәннәр өчен бушлай тикшерү.
* Флюорография һәм маммография узу мөмкинлеге.
* Сәламәтлек торышы һәм авыруларны профилактикалау буенча мәгълүмат алу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса