Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтле исерек килеш рульартына утырган өчен иректән мәхрүм ителде

Гаепләнүче үз гаебен таныды.

Әлмәттә исерек килеш машина йөртүче кабат тотылган һәм дүрт елга хокукыннан мәхрүм ителгән. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу кеше моңа кадәр дә шундый хокук бозган.

Агымдагы елның июнендә ул исерек килеш "Форд Фокус" автомобиле руле артына утырган булган. Аны полиция туктата, һәм медицина тикшерүе исереклекне раслый.

Гаепләнүче үз гаебен таныды һәм эшне тиз карарга ризалашты. Суд моңа кадәр булган хокук бозуларны һәм гаепләнүченең шәхесен исәпкә алып, аны гаепле дип тапты. Ул колония-поселениедә бер ел төрмәгә хөкем ителә һәм дүрт елга хокукыннан мәхрүм ителә.

Хөкем карары әле үз көченә кермәгән һәм аңа шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса