Әлмәтле исерек килеш йөргән өчен хөкем ителде
Хокук бозучыны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре туктатты.
Әлмәттә исерек килеш идарә иткән машина йөртүчене кабат җәзага тартканннар. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Элегерәк, 2023 елда, ул мондый гамәл өчен хөкем ителгщн һәм ике елга машина йөртү хокукын югалткан булган. Шуңа да карамастан, агымдагы елның августында хокук бозу кабатланган.
Хокук бозучыны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре туктата. Тикшерүдә чыгарылган һавада 0,763 мг/л спирт күрсәтелгән.
Җинаять рецидивы өчен суд әлмәтлене 10 ай мәҗбүри эшкә хөкем итә, 10% табышын дәүләткә күчерә һәм тагын өч елга рульгә утыруны тыя.
Суд карары әлегә көченә кермәгән һәм шикаять бирелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia