Әлмәт укучылары махсус хәрби операция сугышчылары һәм ятим балалар өчен 500 дән артык пижама тектеләр
Нина Милослова үзенең волонтерлык юлын «Ассоль» штабында маскировка челтәрләрен үрүдән башлый.
Әлмәт укучылары махсус хәрби операция сугышчылары һәм ятим балалар өчен 500 дән артык пижама тектеләр
Әлмәтнең 5 нче гимназиясендә технология һәм рәсем укытучысы Нина Милослова җитәкчелегендә укучылар тегү осталыгын үзләштерәләр һәм бер үк вакытта игелекле эш башкаралар – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итәләр.
Нина Милослова үзенең волонтерлык юлын «Ассоль» штабында маскировка челтәрләрен үрүдән башлый. Соңрак тегү машинкаларын куллану идеясе туа-һәм укучылар энтузиазм белән педагог инициативасын хуплыйлар. Шулай итеп, мәктәп тегү остаханәсе барлыкка килә, анда балалар дәрестән тыш вакытта ятак һәм эчке кием, шулай ук госпитальләрдә дәваланучы сугышчылар өчен һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен пижамалар тегәләр.
Эшкә беренчеләрдән булып, «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучы 9 «а»сыйныф укучысы Радмир Габбасов кушыла. Аның артыннан инициативаны сыйныфташлары һәм башка сыйныф укучылары күтәреп ала. Уртак тырышлык белән укучылар 500 дән артык пижама теккәннәр, аларны госпитальләргә һәм балалар йортларына озатканнар.
Район хакимиятендә сөйләүләренчә, бу инициативага укучыларның ата-аналары аеруча ярдәм иткән. «Көзге яхшылык атнасы» хәйрия ярминкәсе барышында тукыма һәм биш яңа тегү машинасы сатып алуга акча җыюга ирешелде. Җыелган акчаларның бер өлеше «Гранит» танк батальонына җибәрелде, аннан гимназия актив гражданлык позициясе һәм ихлас ярдәм өчен рәхмәт хаты алды.
Гимназиядә мондый игелекле эшләр балаларны, ата-аналарны һәм педагогларны берләштерә, яшь буында Ватанны саклаучыларга карата җаваплылык һәм хөрмәт хисе тәрбияли дип ышаналар.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык хакимият органнары өчен төп бурыч – илебезнең суверенитетын алгы сызыкта саклаучы сугышчыларга ышанычлы тыл булдыру.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia