Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында караучысыз калган этләрне тотачаклар

Резидентларны сак булырга һәм үз хайваннарын бщйсез җибәрмәскә кушалар.

Иртәгә, 23 октябрьдә, Әлмәт районында караучысыз калган этләрне планлы тоту үткәреләчәк. Бу хакта АМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Резидентларны сак булырга һәм  үз хайваннарын бщйсез җибәрмәскә кушалар.

Саксыз хайваннарның кайда икәнлеге турында 8 (8553) 31-28-47 телефоны аша хәбәр итәргә яки Әлмәт хакимиятенең телеграм-каналында пост астына аңлатма калдырып була. Мәгълүмат алга таба эшләү өчен белгечләргә биреләчәк. Заявкада хайван күренгән урынны, аның тасвирламасын һәм билгеләрен күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса