Университетлар өч юнәлеш буенча бәяләнә.
Югары нефть мәктәбе "Университетның өч миссиясе" рейтингында 1758 нче урынны ала. Университетлар өч юнәлеш буенча бәяләнде: мәгариф эшчәнлеге, фән һәм җәмәгатьчелек белән үзара бәйләнеш.
Әлмәт югары уку йортыннан тыш, исемлеккә Татарстанның тагын 4 уку йорты да кертелгән. Иннополис университеты 511 нче урынны, КФУ - 512 нче урынны, КНИТУ-КАИ - 1338 нче урынны, Казан дәүләт медицина университеты - 1430 нчы урынны алды).
Рейтинг фикер сораштырмыйча, объектив мәгълүматлар нигезендә төзелгән. Аны булдыру идеясе Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән Россия ректорлар берлегенә карый.